Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
11 февраль 2019, 11:01

Үзеңне өч тапкыр сынап карарга мөмкин

Тугызынчы сыйныфта йомгаклау әңгәмәсе турында.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибендә мөһим үзгәреш – тугызынчы сыйныфта рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе кертелде.
Әңгәмә имтихан түгел, ул, дөресрәге, аны уңышлы узу йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен шарт булып тора. Йомгаклау аттестациясе февральнең икенче чәршәмбесендә – 13ендә – узачак һәм «зачет»/«незачет» системасы буенча бәяләнәчәк.
«Незачет» алучыларгя, яисә әңгәмәне җитди сәбәп буенча калдыручыларга әңгәмәне узуның өстәмә көннәре каралган – мартның икенче чәршәмбесе (13 март) һәм майның беренче дүшәмбесе (6 май). Шулай итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен һәр укучы өч тапкыр омтылып карый алачак.
Читайте нас