Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
13 Февраля 2019, 11:25

Комлы Әфган тауларында

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга районнан 60ка якын егет хезмәткә чакырыла.

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга районнан 60ка якын егет хезмәткә чакырыла. Күрсәткән батырлыклары, ил алдындагы бурычларын намуслы үтәгәннәре өчен аларның күбесе югары дәүләт бүләкләренә лаек була.
Тик егетләребезнең барысына да туган якларына исән-сау кайту насыйп булмый. Бәхеткә, Яңа Кабан авыл биләмәсеннән киткән солдатларыбыз - Айрат Вильданов, Радис Галәветдинов, Рөстәм Гаянов, Илдар Ширгазин, Илүс Шәйхулов, Финас Вазиев, Булат Гыйльметдинов, Шәйхинур Нәбиев, Ильгиз Шайситдиков – гражданлык бурычларын исән-имин үтәп туган авылларына кайталар.
Бүген алар иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларында эшлиләр. Күпләре вахта белән эшләп йөриләр, авылга вакыт-вакыт кайтып кына китәләр, шуңа да аларны төрле чараларга чакыруы бик авыр. Әмма без аларны онытмыйбыз, алар Яңа Кабан тарихына иң кыю егетләр буларак кереп калды. Авылда истәлекле дата уңаеннан үткәрелгән чарада да Яңа Кабаннан Илүс Шәйхулов кына катнашты. Интернационалист яугирләр Сергей Назаров һәм Венер Фатихов Агыйделдән шәһәреннән килделәр.
Аларның һәрберсе Әфганстан белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты, солдат хезмәтенең төрле чакларын искә төшерделәр.
Укучылар илебез солдатларының хәрби бурычларын ничек үтәүләре турында, армия хезмәтенең нәрсә икәнлеген, хәрби хәрәкәтләрдә нинди техника кулланылуын, әфган халкы тормышыннан байтак кызыклы нәрсәләр хакында белделәр.
Кичә барышында сугыш турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Читайте нас