Яңа Нугай авыл китапханәсендә 60 яшьтән узган ир-атлар һәм инвалидлар өчен шашка турниры узды.
Бу дусларча очрашу да, ярышу да булды. Әйтергә кирәк, уйнаучыларның кәефләре дә үзгәреп торды. Берәүләр җиңелүне тыныч кына кабул итсә, ярсып алучылар да булмады түгел. Тик шулай да шашка уйнаучыларның төп теләге җиңү түгел, ә ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрү иде.
Турнирның җиңүчеләре дип Рәхимҗан Камалтдинов һәм Әхнәф Шәрифҗанов танылдылар, икенче урынны Зикаф Исламов алды, өченче һәм дүртенче урыннарда - Фәрит Хөснияров, Хәлил Мостафин.