Хәзер почта бүлекчәләреннән дә үзегезнең яисә башка кешенең теләсә кайсы банкка караган картасына акча күчерергә мөмкин.
Банк картасы һәм акча сала торган терминал таләп ителми. Теләсә кайсы почта бүлекчәсенә паспортың белән килергә һәм акча күчерәсе картаның номерын белергә генә кирәк. Акча картага шунда ук күчәчәк һәм аларны алырга дип почта бүлекчәсенә барып йөрергә кирәк булмаячак.
Тагын да үзеңнең һәм башка кеше өчен дә кредит түләргә мөмкин.
Хезмәттән файдаланган өчен комиссия алына.