Бу көннәрдә юлларны кардан тазартуда Юл ремонт-төзелеш идарәсенең 10 һәм «Коммунальник»ның ике берәмлек техникасы эшли.
Оператив киңәшмәдә район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Гыйльфанов әйткәнчә, кардан чистарту буенча иң күп шикаять Николо-Березовка халкыннан керә. Кар начар чыгарылу сәбәпле, юллар тарая, кайбер урыннарда көртләр юл чатларын каплап тора. Тукталышлар да начар чистартыла.
Соңгы көннәрдә күпләп яуган кар безнең өчен көтелмәгән булды дип әйтеп булмый, әмма кар шулкадәр күп, күрәсең, техника өлгерми. Әллә соң эшне дөрес оештыру гына җитеп бетми микән.