Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2019, 17:48

Бизнес вәкилләре җыелачак

27-28 февральдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Кече һәм урта эшкуарлык федераль корпорациясенең стратегик сессиясе узачак.

27-28 февральдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Кече һәм урта эшкуарлык федераль корпорациясенең стратегик сессиясе узачак.
Чарада катнашу өчен кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм үз эшен ачарга ниятләүчеләр чакырыла.
“Түгәрәк өстәл” форматында стратегик сессия кысаларында катнашучылар бизнес өчен иң актуаль һәм кызыклы мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Кече һәм урта бизнес корпорациясенең әйдәүче экспертлары чарада катнашучыларга бу өлкәгә ярдәм буенча соңгы яңалыклар турында сөйләячәк, тәҗрибә уртаклашачак.
Шулай ук, сессия барышында Башкортстанның инвестицион проектлары һәм эшкуарлар өчен махсус оештырылган “Кече һәм урта бизнес-навигаторы” порталының мөмкинлекләре белән таныштыру булачак.
Стратегик сессиядә Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, әйдәүче эшкуарлык җәмәгать оешмалары, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашачак.
Катнашучыларны теркәү һәм чара программасы шушында: https://goskomtur.timepad.ru/event/906749/.
Читайте нас: