19 февральдә Иске Янъегет урта мәктәбендә «Укучыларның туган тел һәм әдәбият буенча дәрестән тыш эшчәнлегенең эчтәлеге һәм оештыру формалары» темасына укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе үтте.
Мәктәп администрациясе һәм коллектив киңәшмәгә яхшылап әзерләнгән. Чара район мәктәпләрендә ел саен актив рәвештә билгеләнгән Халыкара туган телләр көненә багышланды. Бу көн уңаеннан тематик стендлар, китап күргәзмәләре хәзерләнә, ачык дәресләр, әдәби викториналар, сәнгатьле укучылар, туган телләргә, башкорт, татар, мари шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатына багышланган конкурслар үткәрелә
Бүген, балаларны туган телгә җәлеп итү өчен, укыту методикасын камилләштерергә кирәк. Заманча караш, балалар үзләренең билгеле телгә караганнарын аңласын, шул тел вәкиле булганы өчен генә аны өйрәнү теләге барлыкка килсен өчен, милли үзаңны уятуны күзаллый.
Киңәшмәдә катнашучылар Г.Насыйриның әдәби музее белән танышты, Әлфия Рәшит кызы Бәдретдинованың башкорт әдәбиятыннан, Гөлшат Рәис кызы Сәгадиеваның татар теленнән ачык дәресләрен карады. Дәресләр заманча технологияләрне һәм укыту чараларын кулланып төзелгән иде.
Уку материалын төрле яктан анализлап дәресләрдә укытучылар әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, танылган якташларның тормышы һәм иҗатына хөрмәт булдыруның, туган телне белүнең мөһимлеге турында актауль сорауларын күтәрделәр.
Башкортстан Республикасының халык шагыйренең тууына 100 ел тулуга багышланган һәм районның белем бирү учреждениеләрендә юбилей чаралары циклын ачып җибәргән “Мостай Кәрим – безнең горурлыгыбыз» әдәби-музыкаль композициясе бер тында узды. Кунаклар сәхнәләштерелгән тамашаларны карады, балаларның Мостай Кәрим әсәрләре буенча төрле телләрдә чыгыш ясавын тыңлады, ә алар туган телгә гимн булып яңгырады.
Мәктәп халыкның тел, мәгариф һәм рухи яктан үсеше үзәге булды һәм булып кала, ә белем бирүдәге этномәдәни компонент әхлакый тәрбия нигезе булып тора. Тел нәсел буенча күчә һәм телне саклауда гаиләнең роле бик зур.
Бу киңәшмә туган телләрне һәм дәүләт башкорт телен укытудагы сораулар буенча тәҗрибә уртаклашырга, методик эшләнмәләрне гомумиләштерергә, туган телләрне укытканда килеп туган проблемалы сорауларны хәл итәргә һәм туган телнең бай һәм тылсымлы дөньясына тагын бер кат чумарга мөмкинлек бирде.