Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
22 февраль 2019, 11:25

Авыручылар күбәйгән

Берничә мәктәптә карантин игълан ителде.

Республика территориясендә соңгы өч атнада ОРВИ белән авыручыларның саны артып киткән.
Бу хәл безнең районда да күзәтелә. Кайбер белем бирү учреждениеләрендә укырга килмәүче балаларның саны 20 проценттан артып киткән.
Шул сәбәпле 19 февральдән Раздолье, Николо-Березовка һәм Яңа Нугай мәктәпләрендә карантин игълан ителгән. Әлегә ул 24 февральгә кадәр кертелгән.
Теглар:карантин
Читайте нас