1 мартка кадәр ремонт программасына кергән подъездларда яшәүчеләр белән җыелышлар үтеп бетәргә тиеш. Бу турыда Төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров дүшәмбедә узган утырышта әйтте.
«Бүген коллегалар подъездларны ремонтлау буенча программаны күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килештерүне тәмамлаулары турында дәррәү хәбәр иттеләр, әмма кичә мин дә бу докладка әзерләндем һәм берничә районга шылтыраттым. Тик халык белән бергәләп тикшерү бөтен җирдә дә булмаган, кайдадыр аны формаль рәвештә тә үткәргәннәр. Бу бик начар, чөнки әгәр дә чиновниклар халык өчен нәрсәне һәм ничек ремонтларга кирәклеген хәл итсә, мондый ремонттан әллә ни файда булмаячак. Тикшерүне 1 мартка кадәр озайтам һәм торак хуҗаларының җыелышларының ничек узуын үзем тикшерәчәкмен. Ничек булса да, барысын да башкача эш барып чыкмаячагына өйрәтәчәкмен. Журналистлар һәм социаль челтәрләрдән халыкка законлы хокуклары турында сөйләргә ярдәм итүләрен сорыйм», - дип язды БР Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы үзенең социаль челтәрләрендәге битендә.
Республика җитәкчесе подъездларда башкарырга кирәкле ремонт эшләрен халык белән тикшерүне 20 февральдән 1 мартка кадәр озайтырга кирәклеген белдерде. Җыелышларда фатир хуҗалары подъездларны ремонтлау буенча өлешләп бүленә торган финанслауда катнашуны, кимчелек ведомостьләрен, локаль сметаны кабул итәргә, ремонт эшләренең төрләрен һәм күләмен расларга, эшләрне күзәтеп торучы һәм кабул итеп алучы вәкаләтле кешене сайларга тиеш.
Тикшерүне 1 мартка кадәр озайту соңыннан «нишләп безнең стенаны бигрәк ямьсез төскә буяганнар» дип ачуланып йөрүчеләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. "Иң зур хата – кешеләр белән киңәшләшмәү, тиеш түгел подъездларның программага кергәнен белү", - ди Р.Хәбиров.
Подъездларны ремонтлаганда башкарырга киңәш ителгән эшләр үз эченә керү урыннарын ремонтлауны ала, ә монысы инде подъезд козырегын, баскычларын ремонтлауны, козерек астына энергияне саклаучы лампалар куюны, беренча катларда плитәләрен тергезеп идәннәрне ремонтлауны күзаллый. Тагын да стена һәм түшәмнәрне ремонтларга һәм буярга, баскыч кырыйларын буярга, почта әрҗәләрен алыштырырга, аз токлы чыбыкларны пластик тартмаларга салырга, лампаларны энергияне саклый торганнарына алыштырырга кирәк.
Күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлауны 15 апрельдән башлап 1 ноябрьгә тәмамларга ниятлиләр. Ремонт бәясенә килгәндә, 1-5 катлы йортларда бер подъездны яңартуның актыккы хакы 220 мең сум, 6-9 катлы йортларда 450 мең сум, 10 һәм аннан да күбрәк катлы йортларда 500 мең сум белән бәяләнгән.
Исегезгә төшереп үтәбез, Краснокама районы буенча 2019 елда ремонтланачак подъездлар исемлегенә Николо-Березовка һәм Куян авылларыннан өчәр йорт кергән. Район үзәгендә бу Юл урамындагы 34, 36, 40/5нче санлы йортлар. Ә Куян авылында - Урман урамы, 13, Комсомол урамы, 24 һәм Парк урамы, 11нче санлы йортлар.
Бу йортларда яшәүчеләр белән җыелышлар инде үткән. Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов, ремонт исемлегенә кертелгән подъездларны шәхсән яңадан карап чыгачакмын, ди.