Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
26 февраль 2019, 11:29

Авыру көчлерәк булып чыкты

Хезмәттәшебез истәлегенә.

Редакция коллективы әлләни зур түгел, унлап кына кешебез, шуңа күрә дә зур тату гаилә булып яшибез һәм һәркайсыбызның кайгы-хәсрәтен якын кабул итәбез.


Гәзитне версткалаучы әниле-кызлы Габдуллина һәм Долженковалар гаиләләренә килгән бәхетсезлекне дә ике ел бергә кичерәбез. Һәм без генә дә түгел. Николо-Березовкада яшәүче һәм берсеннән-берсе сылу ике кыз үстерүче яшь ана Ирина Долженкованың (Габдуллина) яман чир белән авыруы турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша тиз арада бар тирә-якка таралды һәм бик күп кешеләр – танышлары да, таныш түгелләре дә – ярдәм кулын сузып Иринаны дәвалауга акча җыя башладылар. Хәйрия концертлары да үткәрелде бу уңайдан.


Ирина һәм аның якыннары ике ел буе көрәште начар чир белән. Ул Ижауда катлаулы ике операция кичерде, Израильда тикшеренү узды һәм дәваланды, Мәскәүгә дә барып йөрде. Нефтекама һәм Николо-Березовка дәваханәләреннән чыкмады да диярлек һәм 25 февральдә Куян дәваханәсенең паллиатив бүлегендә мәңгегә күзләрен йомды. Авыру көчлерәк булып чыкты.


Мәрхүмәнең туганнарының һәм иң беренче чиратта әнисе Зифа Хәлил кызының тирән кайгысын уртаклашабыз. Зифа Хәлил кызы инде соңгы ышанычлар таралган чакларда да өметен җуймыйча кызының гомере өчен ахырга кадәр көрәште. Ул кыюлык, сабырлык, аналарга гына хас булган зур мәхәббәт үрнәге.


Яши генә башлаган һәм бу җирдә бик күп игелекләр кылырга мөмкин булган хезмәттәшебез арабыздан китү сәбәпле, авыр хәсрәт кичерәбез.

Ирина Долженкованы дәвалауга акча җыюда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтлебез. Бу юлы явыз чирне җиңә алмасак та, без аны җиңәргә тырышып карадык.


Ирина безнең күңелләрдә матур, тыныч, игелекле, итагатьле, яратучы һәм яратылучы хатын-кыз, кайгыртучан әни булып сакланачак. Кызларының, әниләренең рухын сөендереп, сау-сәламәт, бәхетле булып үсәчәкләренә ышанасыбыз килә.


Хуш, Ирина! Тыныч йокла!


“Кама таңнары” район гәзите редакциясе коллективы.
Читайте нас