Авыл халкына чүп чыгарган өчен түләүгә квитанцияләр килә башлады. Һәм абонентларның күбесе квитанциядә күрсәтелгән сумма пропискада торган кешеләр санына туры килмәвенә зарлана.
Мәсәлән, йортта бер генә кеше пропискада тора, ә квитанция 140 сумга, ягъни ике кеше өчен килгән. Яисә пропискада ике кеше, ә квитанциядә 210 сум тора - өч кеше пропискада булган күршеләрнеке кебек. Һәм нишләптер квитанцияләрдәге сумма күпчелек арту ягына. Сирәк кенә кире очраклар да бар. Әйтик, йортта биш кеше пропискада, ә квитанциядә 210 сум язылган.
Халык «ялган мәгълүматлар биргән өчен» авыл биләмәләре башлыкларын гаепли. Әмма без ачыкладык, алар, шәхси мәгълүматларны саклау турындагы законга каршы килә дип, «чүп чыгаручыларга» бернинди дә мәгълүмат бирмәгән.
Шуңа күрә йортта яки фатирда пропискада торган кешеләр турындагы мәгълүматларны ачыкларга кирәк. Моның өчен башта биләмә хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә (күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә – идарә итүче компаниягә) һәм аннан гаилә составы турында белешмә алу зарур. Аннары шул белешмә һәм паспорт күчермәсе белән төбәк операторына (безнең өчен ул «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыяте) яңадан исәпләүләрен сорап гариза язарга кирәк. Гаризаны карау срогы - 30 көн.
Моны үзегезгә уңайлы ысул белән эшләргә була. Электр энергиясе өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән электрон почтага (abonent@dmsrb.ru) яисә «Русия почтасы» аша түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 452308, Башкортстан Республикасы, Дүртөйле районы, Иванай авылы, Сәнәгать зонасы урамы, 18/1, Е.Н.Юдинцевка. Яисә паспортың белән турыдан-туры ЭСКБ офисына барырга кирәк: краснокамалылар өчен бу Нефтекама шәһәре, Юл урамы, 15нче йорт; Юбилей проспекты, 11В йорт.
Киләсе айда квитанция ялгыш исәпләнгән сумманы чигереп киләчәк. Тик әлеге вакытта квитанциядә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт өчен түләү күпме язылуына карамастан, пропискада булган кешеләр саны буенча түләргә кирәк.
ЭСКБ офисларында теләгән кешегә «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыяте белән килешү төзергә дә була. Моның өчен паспорт, ИНН, гаилә составы турында белешмә һәм милек теркәве турында таныклык сорала.