Николо-Берёзовка авылы республика хөкүмәте боерыгы белән төбәк әһәмиятендәге тарихи авыл статусын алды. Николо-Берёзовка архитектура комплексының 26 борынгы бинасы, Изге Никола чиркәве, «Авыл мәктәбе» объекты, ике «Торак йорт» объекты хәзер дәүләт сагында.