Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2019, 16:45

Салымнан азат итәргә!

Русия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау темасы да күтәрелде.


Исегезгә төшерәбез, медицина һәм мәгариф оешмалары табышка салымнан азат ителгән. Әмма бу ташламаның гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 гыйнварында тәмамлана. Бу ташламаны чикләнмәгән вакытка кертүне тәкъдим итәм һәм ул, һичшиксез, төбәк һәм муниципаль музейларга, театрларга, китапханәләргә дә кагылырга тиеш.


Сүз уңаенда, бу аларга ел саен 4 миллиард сум акчаны янга калдырырга һәм аны үз үсешенә, хезмәткәрләрнең эш хакын арттыруга юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу чара урыннарда мәдәни объектларга шәхси инвестицияләр өчен этәргеч булачак, диде ил башлыгы.


Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев Президентның бу башлангычы турында үз фикерен белдерде:


— Президентның сәләмәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы тәкъдимнәре бик вакытлы. Миңа калса, моны иртәрәк тә эшләргә кирәк иде. Чөнки, мәдәниятне үстермичә, ил үсеше дә алга бармый, — диде ул.

Читайте нас: