Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2019, 17:54

Табибларга – 1 миллион, фельдшерларга – 500 мең сум

Президент Владимир Путинның еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау темасы да күтәрелде.
"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносында кискен торучы мәсьәлә — ул кадрлар җитмәү. Монда медицина белеме бирүне комплекслы үстерү белән беррәттән, тиз нәтиҗә һәм тиз нәтиҗә бирә торган чаралар да кирәк. Шуңа бәйле рәвештә "Авыл табибы" программасында катнашучылар өчен яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр, шулай ук, авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә бер тапкыр бирелә торган акчаны алсын: табиблар – 1 миллион сум, фельдшерлар – 500 мең сум", - диде ул.
Бу җәһәттән Башкортстанда “Русия патриотлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов үз фикерен белдерде:
— Президент үзенең чыгышында эчке проблемаларны ассызыклады. Әгәр дә илдә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын уртача 80 яшькә кадәр арттыру бурычы тора икән, димәк, сәламәтлек саклау системасында да башкарасы эшләр байтак. "Авыл табибы" программасына үзгәртүләр кертү нәтиҗәсендә кадрлар җитмәү мәсьәләсен хәл итеп булыр, дип уйлыйм", - диде ул.
Текст: https://kiziltan.ru/obchestvo/19378-tabiblarga-million-sum-feldsherlarga-500-me-sum.html
Читайте нас: