Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2019, 14:41

«Безгә каты тырышырга туры киләчәк !»

Республика фестиваль-марафоны дәвам итә.

Уфада республиканың оешуына 100 ел тулу уңаеннан муниципаль берәмлекләрнең фестиваль-марафоны дәвам итә. Башкала тамашачылары алдында районнарның яртысы чыгыш ясады инде. Кышның соңгы көнендә Башкорт дәүләт филармониясе Краснокама районы вәкилләрен кабул итте.


Сәгать дүрттә районның тарихы һәм бүгенгесе турында бик бай, эчтәлекле күргәзмә җәелдерелде. Әйткәндәй, бәйрәм кунакларының күбесе аны мактады.


Концертны да бик ошаттылар. Артистларның һәр чыгышы көчле кул чабуларга күмелде. Район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Гыйльфановтан эстафетаны кабул итеп алганда Нуриман районы башлыгы Азамат Нөсрәтуллин болай диде: “Краснокамалылар бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Алардан калышмас өчен безгә нык тырышырга туры киләчәк”.


Тулырак «Кама таңнары» гәзитенең 10нчы санында укыгыз.
Читайте нас: