Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2019, 12:35

Музейда яңа экспозиция

Туган якны өйрәнү - мөһим эш.

Туган якны өйрәнү, патриотик тәрбия бирү хәзерге вакытта мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә Саузбаш мәктәбендә бик күп эшләр башкарыла.
2000 елдан башлап туган якны һәм аның тарихын өйрәнү музее эшли. Музейда биш бүлек бар: авыл тарихы, археологик, хәрби-дан почмагы, мәктәп тарихы, этнография. Ел буена музей яңа экспонатлар, тарихи материаллар, фәнни-тикшеренү эшләре белән тулыландырыла. Бигрәк тә, «Музей эше» түгәрәгенә йөрүче укучылар мәктәп, район, хәтта республика күләмендә уздырылган конкурсларда актив катнаша. Быел да «Туган ил», «Кече туган ил буйлап» район конкурсларында катнашып, урыннар алдылар. Музейда еш кына экскурсиялар, очрашулар уздырыла.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан тагын бер истәлекле вакыйга - якташыбыз Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Габдулла Вахитовка багышланган экспозиция ачу тантанасы булды. Габдулла Бәһәветдинович сугыштан ике Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗәле Дан ордены, күп медальләр, Йосиф Сталинның Рәхмәт хаты белән кайта. Сугыштан кайткач, иң авыр вакытларда колхозны җитәкли, авыл Советында, ферма мөдире, район үзәгендә салым агенты булып һәм башка җаваплы урыннарда эшли. Тормыш иптәше Мәмдүхә Хәбиевна белән алты бала тәрбияләп, туган илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерә. Алар бүгенге көндә авылыбызның үрнәкле гаиләләренең берсе булып тора.
Әтиләренә багышланган чарада зур дулкынлану белән Габдулла Бәһәветдин улының балалары чыгыш ясады. Алар мәктәп коллективына һәм укучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Читайте нас: