Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2019, 14:03

Ачыклыйсы күп әле

Легальләштерү буенча селектор киңәшмәсе үтте.

Формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау буенча чираттагы видеоселектор киңәшмәсендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча берничә мәсьәлә каралды.
БР Хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Ленара Иванова хәбәр итүенчә, республика буенча районнар һәм шәһәрләрнең «Гаилә» социаль үзәкләренең штатлы расписаниеләренә 225 берәмлек бүленгән. Бу чара имин булмаган гаиләләрне иртә ачыклау буенча эшне активлаштыруга юнәлдерелгән. Моның өчен авыл биләмәләрендә авыл биләмәләре башлыклары һәм белгечләре, авыл активы составындагы эшлекле төркемнәр оештырырга киңәш ителде.
Аннары Социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмати системасын (ЕГИССО) үстерү темасы тикшерелде. Бу система гражданнарга һәм власть органнарына төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан күрсәтелгән социаль яклау чаралары турында тулы мәгълүматлар, шулай ук социаль ярдәм күрсәтер өчен власть органнарына кирәкле мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Система тулысынча гамәлгә кергәч, ул автоматлаштырылган булачак.
Киңәшмәне дәвам итеп, социаль мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева былтыр районның легальләштерү буенча яхшы эшләвен билгеләде – контроль күрсәткеч 116,4 процентка үтәлгән. Әмма быел да шундый күрсәткечкә ирешер өчен тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк, чөнки быелга яңа күрсәткеч билгеләнгән – рәсми эшләмәүче 435 кешене ачыклау бурычы куелган. 12 февральгә, Лира Рифкатовна сүзләре буенча, районда 9 рәсми эшләмәүче гражданин ачыкланган, әлегә контроль күрсәткеч 2,1 процентка үтәлгән.
Читайте нас: