Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
5 Марта 2019, 08:40

Балаларның иминлеген кайгыртып

Дәүләт автоинспекцисе чираттагы тапкыр ата-аналарны балаларын машинада йөрткәндә иминлек чараларына җитди карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте Карары белән балаларны автомобильләрдә йөртүгә кагылышлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде.
Юлда йөрү кагыйдәләренә ярашлы, 7 яшьтән кече балаларны җиңел машинада һәм конструкциясе буенча хәвефсезлек каешлары яисә хәвефсезлек каешлары һәм ISOFIX балаларны тоту җайланмасы алдан исәпкә алынган йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгы һәм буена туры килгән җайланма кулланып йөртергә кирәк. Шушы таләпне үтәмәгән өчен гаеплеләр 3000 сум административ штраф салу рәвешендәге җаваплылыкка тарттырыла.
Ягъни хәзердән алып 7 яшькә кадәрге балаларны «каеш адаптерларын», каркассыз җайланмаларны кулланып йөртергә ярамый. Кресло урынына файдаланылган мендәрләрне яисә өчпочмаклы каешларны куллану тыела.
Читайте нас