Мари телендә җырларга, такмак әйтергә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, мәкальне дәвам итәргә, текстка тәрҗемә ясарга, табышмакларны табарга, традицион “читән үрү”не биергә - Никольск клубында узган «Марий улам марла ойлем» бәйрәмендә командаларга шундый биремнәр бирелде.
Балаларга, авыл кешеләренә туку, эрләү, җеп кату, бәйләү буенча осталык дәрсләре дә оештырдык. Бу халык шөгыльләре югалып бара инде, алар мавыгу гына әйләнде. Компьютер гасырында өлкән яшьтәге апалар гына туку станогында эшли, орчык тотып йон эрли белә.
Җеп кату буенча оста Анастасия Прокопьева, эрләү осталары Милентина Тимиршина һәм Галина Уварова орчыкны ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр, эрләгәндә орчыкны сәгать теле уңаена, ә җепне катканда кирегә бөтерергә кирәклеген аңлаттылар.
Эрләгечтә эшләүне чын сәнгать дип атарга мөмкин, һәм эрләнгән җеп сыйфатлы булсын өчен тырышырга кирәк. Укучылар Виктория Кугубаева һәм Настя Сюткина йон эрләү белән шулкадәр мавыгып киттеләр, тирләп чыктылар хәтта. Аларга бер үк вакытта останың аңлатуын да тыңларга, истә калдырып эшләп тә карарга кирәк иде бит. Җеп нечкә, тигез, ныклы килеп чыксын өчен күпме сабырлык һәм җитезлек таләп ителә, ныграк тартып җибәрсәң, өзелә ул, йомшартып җибәрсәң – калын һәм тигез түгел килеп чыга. Орчыкның кулдан төшеп киткән чаклары да була. Әмма кызлар сынатмады.
Оста Любовь Валишина палас тук серләренә төшендерде. Бу кәсепне малайлар үз итте - алар барысы да туку станогы янына ашыкты. Егор Митрофанов, Саша Андреев, Максим Иванов станокның ничек эшләве белән кызыксындылар, детальләрен тотып та карадылар. Кызыгып китеп тукып та карадылар, һәм аларның менә дигән килеп чыкты.