Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2019, 15:29

Җәмәгать үзәгенә капиталь ремонт ясадык

Яңа Уразай авылында Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәме белән проблемалар хәл ителә.

Яңа Уразай авылында Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәме белән 2018 елда җәмәгать үзәгенә капиталь ремонт ясадык: стеналарын җылыттык, ишекләрен алыштырдык, иске тәрәзәләрне яңарттык. Район хакимияте ярдәме бина түбәсен ремонтладык.
Авыл клубы – авылның йөрәге ул, һәм башкарылган ремонт аңа тулы куәтенә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, чаралар да күбрәк үтәчәк, мәдәният йортында һәр кешенең күңеленә хуш килерлек кичәләр оештырып булачак.
Программа буенча 2019 елда башкарырга ниятләгән эшләргә дә авылда яшәүчеләр җәмәгать үзәгенең тамашалар залына капиталь ремонт үткәрүне керттеләр.
Җирле башлангычларга булышлык итү программасының чыннан да эшләвен яңауразайлылар бәяләде инде. Проект конкурс сайлавында җиңеп чыкса, ниятләгәнне тормышка ашыру өчен безгә бик күп эшләргә туры киләчәк. Һәм без моңа нык ышанабыз.
Читайте нас: