Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе флагларын күтәрү хокукы 9Б сыйныф укучысы Полина Соломенникова һәм 10 сыйныф укучысы Денис Хәйбрахмановка бирелде. Укучыларны бу көнне уктыту-тәрбия һәм тәрбия эше буенча директор урынбасаралары Р.Дәүләтколова, Л.Шәйгарданова, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран А.Ихаитдинов, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, интернационалист яугирләрнең район советы рәисе Н.Зикрин сәламләделәр һәм котладылар. Бүләкләү өчен сүз отставкадагы подполковник, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Р.Гәйнуллинга бирелде.