Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2019, 12:15

Телевизор карыйсың килсә

Өченче июньнән республикада аналог телевидениесе күрсәтми башлаячак, һәм Башкортстан санлы телевидениегә күчәчәк.

Халык 20 каналны бушлай карый алачак, алар Беренче мультиплекс пакетына кергән. Башкорстанлыларның, бөтен Русия халкы кебек үк, телевизордан ачык, сыйфатлы сурәтләр карый һәм «сан» ачкан яңа мөмкинлекләрдән файдалана алуы куанычлы, әлбәттә.
Әмма шуны онытмаска кирәк, санлы сигналны яңа буын телевизорлары гына тота ала. Әгәр дә сезнең «тартма»гызның техник мөмкинлекләре юк икән, ә бу нигездә 2013 елга кадәр чыгарылган телевизорлар, приставка сатып алырга туры киләчәк. Югыйсә, сез телевизор карый алмаячаксыз, ә кино, футбол яки яңалыклар урынына кара экран гына булачак.
Приставканы сатып алырга кирәк. Аны көнкүреш техникасы кибетләреннән генә түгел, почта аша да алдырырга мөмкин. Хөкүмәт кайбер категория гражданнарына приставка сатып алуда ярдәм дә күрсәтергә вәгъдә итә.
Башкортстанда санлы телевидениегә күчкәндә приставка сатып алуда ярдәм күрсәтеләчәк гражданнарның ике категориясе билгеләнгән. Болар – пенсияләренә федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерлар (пенсия күләме 8645 сумнан артмаса) һәм айлык пособие алучы балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр.
Мохтаҗ гражданин санлы телевидение күрсәтү зонасында булса, аңа бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр 1000 сумга кадәр күләмдә санлы приставкага акчалата компенсация каралган. Компенсация яки юлдаш җиһазы алган гражданин белән бергә яшәүче һәм хуҗалык алып баручы кешеләрнең аны алуга хокуклары юк.
Сатып алынган санлы приставкага ком¬пенсация алу өчен пенсионерлар (федераль социаль өстәмә түләү алучылар) һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр (балага айлык пособие алучылар) Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең БР буенча идарәсенең Нефтекама филиалына яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Компенсация 2019 елда сатып алынган санлы приставка өчен бирелгәнлектән, аңа түләүне раслаучы документны һәм сатып алынган приставканың яки юлдаш комплектының техник паспортын да тап¬шырырга кирәк.
Санлы телевидение күрсәтмәгән зонада яшәүче әлеге категориядән булган гражданнарга юлдаш телевидениесе кабул итү өчен җиһаз урнаштырачаклар. Безнең район буенча шундый авыллар реестрына өч авыл керә: Биктимер, Апас, Әри-Такталачык. Моның өчен әлеге авылларда яшәүчеләргә авыл биләмәсе хакимияте аша БРның Матбугат агентлыгына гариза язарга һәм раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Җиһаз бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр куела. Юлдаш җиһазының бәясе һәм аны кую 6000 сумнан артмаска тиеш. Документлар белән 2019 елның 3 июненә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Юлдаш җиһазы белән тәэмин итү һәм аны урнаштыру белән «СпутникТелеком» ак¬ционерлар җәмгыяте шөгыльләнәчәк.
Читайте нас: