Көне җилле булуга һәм буран уйнап торуга карамастан, Саклауда Май чабу бәйрәменә кеше күп җыелды.
Бәйрәмдә Кыш (Татьяна Косолапова) саубуллашты, ә ягымлы Яз (Рализа Латыйпова) барысын да җылы итеп сәламләде. Аннары карачкы яндырдык. Наталья Бәхтиева, Гөлфая Гайнетдинова, Эльмира Шәмсетдинова һәм Роза Плесунова такмаклар җырлап кәефләрне күтәреп җибәрделәр. Аннары тәбикмләр белән кайнар чәй эчү оештырылды. Тәбикмәкләрне Ирина Шәнгәрәева һәм Илгизә Таһирова пешереп тордылар, ә Сагилә Яппарова кулыннан чәй аеруча тәмле булды.
Бәйрәмгә җыелучылар төрле конкурсларда, ярышларда һәм уеннарда катнаштылар: утын кистеләр, әтәчләр кебек сугыштылар, капчык белән бер-берсен кыйнадылар. Ә инде Саузбаш авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинованың ихлас котлаулары бәйрәмне тагы да ямьләп җибәрде.