Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2019, 18:29

Тере розалар – чын бүләк

Яңа Янъегет мәдәният йортында бәйрәм концерты узды һәм Кышны озату булды.

Яңа Янъегет мәдәният йортында “Язлар матур хатын-кызлар белән“ дип исемләнгән бәйрәм концерты узды һәм Кышны озату булды.
Концертта авыл старостасы Фларид Ситдиков гүзәл затларны котлап бик матур теләкләрен җиткерде. “Яшьлек” вокаль ансамбле зур шатлык бүләк итте. “Яран гөл“ фольклор коллективы тамашачыларга “Мунчала ясау йоласы” күренешен тәкъдим итте. Әлфия һәм Фәнисә Сәетовлар, Нәрисә Садыкова, Глүзә Гарипова, Лиана Вәлиуллина, Эльвина Нуртдинова, Азалина Ситдикова, Аилина Муллакаева, Гөлназ Сәрвәрова, Рәйсә Якупова һәми башкаларның чыгышлары концертны тагы да ямьләп җибәрделәр.
Авылыбызда яшәүче Хәмбәл Әхмәтовтан тере розалар гүзәл затларга чын бүләк булды.
Ә 9 мартта халык Кышны озатырга җыелды. Карлы Кышның китәсе килмәде, ягымлы Яз белән гелән бәхәскә керде. Балалар катнашлыгында кызыклы уеннар оештырылып Кыш һәм Яз командалары ярыштылар хәтта.
Бәйрәмгә махсус төсле киемнәрдә һәм яулыкларда килүчеләр дәртле биюләре белән бер-берсен сөендерделәр, бергәләп әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырладылар.
Теләүчеләр бу көнне кайнар чәй эчә, тәбикмәктән һәм төрле камыр ашларыннан авыз итә алды.
Читайте нас: