ГТО нормаларын тикшереп карауның муниципаль үзәге вәкаләтләренә ия булган «Прикамье» комплексында «Аталар патруле. Без әзербез» дип исемләнгән гаилә фестивале узды. Чара РФ Президенты каршындагы балалар хокукы буенча уполномоченный һәм Русия Спорт министрлыгы башлангычлары белән шул атамадагы акция кысаларында үткәрелде.
«ГТО» комплексы дисциплиналарында үз көчләрен сынарга дип әтиле-балалы 15 пар килде. «Адреналинки» командасында шөгыльләнүчеләр һәм «Бекфам» бию студиясе спорт вакыйгасына бәйрәм кәефе өстәделәр.
Ярышларда катнашучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, әтиләрнең район Советы рәисе Илмир Хафизов, ГТО нормаларын тикшерү үзәгенең баш судьясы Динар Әнвәров сәламәләделәр.
Бу көнне әтиләр сынатмады һәм хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын расладылар. Электрон коралдан да аттылар, турникта һәм идәннән дә күтәрелделәр, урыннан озынлыкка да сикерделәр һәм тагын башка күнекмәләрне үтәделәр – берсендә дә калышасылары килмәде. Балалар да молодецлар. Әниләрнең дә читтә калмавын әйтергә кирәк. Алар һәрдаим әйдәкләп, көч биреп тордылар.
Нәтиҗәдә беренче урынны әтиле-уллы Андрей һәм Лев Дмитриевлар алды. Икенче урында – кызы Елизавета белән Сергей Пластеев. Өченче урынга әтиле-уллы Вадим һәм Эмиль Гималетдиновлар чыкты.
Фестивальдә катнашучылар бүләккә күтәренке кәеф, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр, «Прикамье» комплексына сертификатлар алдылар, балаларга татлы сыйлар таратылды.
Шул ук көнне әтиләр арасында кул көрәше узды. Әтиләр үз көчләрен сынап кына калмадылар, ә барысының да алар кулында икәнлеген расларга да тырыштылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Фидус Вахитов алды, икенче урында – Марс Гаязов, өченчедә – Андрей Дмитриев.