12 мартта «Йолдызлык» балалар иҗат үзәгендә «Тере классика» Бөтенрусия яшь сәнгатьчә укучылар конкурсының район этабы узды. Быел конкурста 5-11нче сыйныфларда белем алучы 20 бала катнашты.
Катнашучылар әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән чәчмә әсәрләрдән өзекләр укыды. Конкурста катнашучылар һәм кунаклар рәхәтләнеп сәнгать әсрләрен тыңладылар, әдәби әсәрләр буйлап сәфәр кылдылар дисәк тә ярый.
Әйтергә кирәк, конкурсантларның дәрәҗәсе елдан-ел арта, яшь сәнгатьчә укучылар чын артистлар кебек чыгыш ясадылар. Күпләр махсус костюм кигән, презентацияләр ясаган, әсәрнең эчтәлегенә туры китереп музыка сайлаганнар.
Конкурста җиңүчеләрне район хакимияте каршындагы Җәмәгать үзге рәисе Э.Тимерова котлады.