Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2019, 15:28

ГТО билгесенә 5 адым

Анна Воробьева республика конкурсында икенче урынга лаек булды.

Иҗат эшләренең “Үз тавышың” республика балалар-үсмерләр конкурсына йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр арасында кечкенә краснокамалы да бар.
Быел сайлап алу туры йомгаклары буенча “Үз тавышың” конкурсының ун номинациясендә 256 катнашуы теркәлгән, һәм алар барысы 600дән артыграк иҗат эшләрен җибәргән. Беренче тапкыр берничә номинацияне Башкортстан Хәрби-спорт фонды җитәкчеләде. Оештыручылар билгеләвенчә, Бүздәк, Краснокама, Иглин, Илеш, Мишкә, Бишбүләк, Шаран районнарыннан, Нефтекама, Октябрьский, Күмертау һәм Салават шәһәрләреннән катнашучылар активрак булган.
Конкурсның җиңүчеләрен һәм бүләкләнүчеләрен шушы көннәрдә Уфада “Вираж” яшьләр үзәгендә җыйдылар. Бүләкләнүчеләрнең барысы да оештыручыдан - Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан дипломга лаек булдылар. Бүләкләү вакытында эур экранда иң кызыклы телероликлар, мультфильмнар һәм катнашучыларның фотолары күрсәтелде.
Конкурсның “Үз-үзенә мультипликатор” номинациясендә Николо-Березовкадан 8 яшьлек Анна Воробьева да чыкты. Конкурс Положениесе буенча яше җитмәгән булса да, жюри аны финалга үткәрде. Нәтиҗәдә Аня “ГТО билгесенә 5 адым” мультфильмы өчен икенче урынга лаек булды.
Бүләкләү тантанасы ахырында залда утыручыларны “Башинформ” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Ростислав Морзаголов котлады. Әйткәндәй, ул үзе мәктәптә укыганда “Үз тавышың” конкурсында җиңеп “Артек” лагерена ял итәргә барган. Ул, бу проектның күпләрнең тормышында әһәмиятле булуын билгеләп, матбугатта эшләүнең үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Читайте нас: