Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2019, 15:42

"Актаныш" чемпион

Рим Хәйруллин кубогына өстәл теннисы буенча ачык балалар турниры үтте.

«Прикамье» комплексының спорт залында Рим Хәйруллин кубогына өстәл теннисы буенча ачык балалар турни¬ры үтте. Анда 2007 елгы һәм аннан кечерәк малайлар командалары катнашты.
Финалда «Актаныш» (Татарстан Республикасы) и «Алга» (Нефтекама) клубы командалары очрашты. Киеренке көрәштә «Актаныш» коман¬дасы җиңде.
Бронза Краснокама районының балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә эләкте. Дүртенче урында «Смена» (Нефтекама) командасы булды.
Команда ярышлары тәмамланганнан соң, шәхси зачет буенча ярышлар башланды. Анда Нефтекама шәһәреннән Кицеров Михаил җиңү яулады. Икенче урында Садертдинова Реназа (Актаныш) булды. Өченче урын Салихов Рузаль (Актаныш) һәм Шәрипов Азаматка (Николо-Березовка) бирелде.
Барлык призерлар да грамоталар, медальләр һәм Рим Хәйруллинның уллары биргән призлар белән бүләкләнде.
Читайте нас: