Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2019, 14:28

Бергә җырладылар

Җыелма хор составында Куян балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

Башкорт опера һәм балет театрында Республика балалар хорының Башкортстанның барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган зур концерты узды. Җыелма хор составында Куян балалар сәнгать мәктәбенең “Гармония” үрнәкле вокаль ансамбленә йөрүчеләре дә катнашты (җитәкчеләре хормейстер З.Гатауллина).
Беьюлы 6 0 0 яшь музыкант бердәм рәвештә туган як турында җырладылар. Республиканың иң зур коллективы составында Бакалы, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Краснокама, Күгәрчен, Туймазы, Чишмә һәм Уфа районнары, Белорет, Бөре, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Яңавыл, Уфа шәһәрләренең мәдәният белем бирү учреждениеләрендә укучылары чыгыш ясады. Хор Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестрына кушылып җырлады. Пульт артында Русиянең Дәүләт академия симфоник капел¬ласы һәм Русиянең Дәүләт академия Зур театры дирижеры Дмитрий Крюков утырды. Ул концерт буена балаларны хуплап торды.
А.Пахмутованың “Орлята учатся летать”, Н.Даутовның “Бердәнберем-газиз җирем”, З.Исмәгыйловның “Шәйморатов генерал”, В.Баснерның “С чего начинается Родина?” җырлары һәм башкалар яңгырады. Кон¬цертка аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, хәрбиләрнең балалары, “Ана йөрәге” хәйрия фонды карамагындагы балалар чакырылды. Шулай ук республика мәдәният министры Әлфия Шәфыйкова һәм БР Башлыгы вазифаларын башкаручының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова бар иде.
Проектның сәнгать җитәкчесе, Бөтенрусия хор оешмасының БРдагы филиалы җитәкчесе Алсу Хәсбиуллина билгеләвенчә, мондый чаралар балаларга да, оештыручыларга да бик ошый.
Читайте нас: