Тикшерү барышында районның 40 кешесендә, медицина тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү тыелса да, водитель таныклыгы булуы ачыкланган.
Мәсәлән, 2015 елдан бирле наркомания диагнозы белән диспансер исәбендә торган 39 яшьлек район кешесенең водитель таныклыгы бар. Шизофрения кебек психик авырулардан озак вакыт интеккән берәүдә дә водитель таныклыгы барлыгы ачыкланган. Шулай ук «алкоголь кулланудан барлыкка килгән бәйлелек синдромы» диагнозы куелган һәм исәптән төшерелмәгән кешеләрнең дә таныклыклары булу фактлары билгеләнгән.
Әлеге хокук бозуларның юл хәрәкәте хәвефсезлегенә куркыныч тудыруын һәм юл-транспорт фаҗигаләренә китерергә мөмкин булуын исәпкә алып, андый гражданнарның транспорт чаралары белән идарә итүләрен вакытыннан алда туктатулары турында судка гариза җибәрелде.
Суд әлеге гаризаны канәгатьләндерде һәм аларның тарнспорт чарасы белән идарә итү хокукы бетерелде.