Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
22 Марта 2019, 09:51

Яшьләр спартакиадасы старт алды

Яшьләр эшләре буенча комитет призына яшьләр арасындагы спартакиада чаңгы ярышлары белән башланды.

Яңа Нугай авылы базасында үткән ярышларда 10 авыл биләмәсеннән 12 команда катнашты.
Барлык катнашучылар да төрле күрсәткечләр белән үзләренең дистаницяләрен уңышлы үтте. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Арлан авыл биләмәсе яулады. Икенче урынны Яңа Нугай авыл биләмәсе командасы алды. Өченче урында Николо-Березовка авыл биләмәсе булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Читайте нас