Кама таңнары
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2019, 15:15

Яз табигатьтә дә, сәхнәдә дә

Район үзәгендә кышны озату бәйрәме һәм ярминкә үткәрелде.

Узган шимбәдә традицион Кышны озату бәйрәме һәм ит ярминкәсе үтте. Ярминкә сәгать 11дә генә ачылырга тиеш булса да, сәгать 9га сәүдә кайный иде инде. Иң зур чират Виктор Галиәкбәровка тезелгән.
Хатыны Рәсимә белән алар Яңавыл районының Сандугач авылында яши, һәм берничә ел инде шәхси ярдәмче хуҗалыгында ит токымлы маллар асрый. Хуҗаның сүзләре буенча, бүгенге көндә аларның ихатасында 15-16 мөгезле эре терлек исәпләнә. Галиәкбәровлар тирә-якта үткәрелгән ярминкәләрдә даими катнаша. Нефтекама шәһәрендә үткән ярминкәләрнең дә берсен дә калдырмый. Ә безнең ярминкә өчен кичтән яшь ярымлык тананы махсус суйганнар. Саткан итләренең сыйфаты бик яхшы.
Ә Калтасы районының Яңа Әшит авылыннан Зинан Ганиев мәрмәр сыер ите җитештерүгә махсуслашкан. Ярминкәгә ул бик нык туңдырылган ит алып килгән. Аның һәр кисәге кирпеч кебек матур итеп киселгән. Бернинди ди сөяк кыерчыклары да, кечкенә ит кисәкләре дә юк. Сокланып туялмаслык! Шуның өчен махсус машина сатып алган. Андый итне сатып алуы да күңелле. Шуңа күрә Николо-Березовкадан пенсионер Владимир Сергеев итнең ун килолы кисәген сайлап алды.
Зинанга тормыш иптәше Резеда ярдәм итеп торды. Ул сөт тә сатты. Ике литрлы шешәдәге сөтне район үзәгенең хуҗабикәләре тиз арада алып бетерде.
Тулырак «Кама таңнары» гәзитенең 12нче санында укыгыз.
Читайте нас: