Киңәшмәдә сүз гаиләләрне озатып бару һәм гаиләдәге уңышсызлыкларны иртә ачыклау, «Гаилә» үзәкләре һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ гаиләләрне ачыклауда катнашучы оешмаларның бергә эшләвен оештыру буенча ведомствоара (территориаль) төркемнәр формалаштыру турында сүз барды. Юрий Мельников әйтүенчә, территориаль эшче төркемнәр һәр авыл биләмәсендә булырга тиеш. Аларның төп функциясе – уңышсызлык билгеләре күренгән гаиләләрне ачыклау, алга таба аларның тормышында катнашу.
Ведомствара төркем район дәрәҗәсендә оештырыла. Ике төркем составына да оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, старосталар, ата-аналар, хатын-кызлар советлары вәкилләре һәм башкалар керә ала. Гаиләдәге уңышсызлык иртәрәк ачыкланган саен, аның социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр төркеменә күчү куркынычы тизрәк һәм уңышлырак азайтылачак.
Социаль булышлык тәү чиратта аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр, өлкәннәр эчкечелектән җәфаланган, балалар һәм ата-аналар яисә ир белән хатын арасында ызгышлар еш туып торган гаиләләргә юнәлтелгән. Районда ведомствоара эшче төркем узган елның июнендә үк формалашты, авыл биләмәләрендә дә территориаль төркемнәр эшли. «Семья» үзәге белгечләре опека һәм попечительлек секторы, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләре белгечләре белән берлектә төрле чаралар оештырылар.
Видеоселектор тәртибендәге мондый киңәшмәләр даими узачак һәм анда эшче төркемнәрнең конкрет эше тыңланылачак. «Һәр аерым очракны тикшерәчәкбез, кем ачыклаган, кайда хәбәр иткән, күпме вакыт эчендә чаралар күрелгән, нәтиҗәсе нинди һәм башкалар», - дип йомгаклады киңәшмәне Ю.Мельников.
Алга таба район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева эшче төркем әгъзаларын тыгыз бәйләнештә, хәбәрләшеп эшләргә чакырды. «Гаиләдәге уңышсызлык сәбәпләре ачыкланган очракта проблеманы бөтен белгечләр тыгыз хезмәттәшлек итеп кенә чишә ала», - дип ассызыклады Лира Рифкать кызы.