«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында район спартакиадасы кысаларында пенсионерлар арасында спорт фестивале үтте.
Фестивальдә барлык 14 авыл биләмәсеннән дә командалар катнашты. Шулай ук шәхси зачетта катнашырга теләүчеләр күп булды.
Фестивальдә катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, «Прикамье» комплексы директоры Татьяна Сайгина, спорткомитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов сәламләделәр. Өлкән яшьтәге спортчылар шахмат, шашка, дартс уеннары буенча һәм баскетбол кәрзиненә туп ыргытуда ярышты. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар шашка һәм дартс уеннарында көч сынашты.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренең якты йөзле булулары, җылы карашы, судьяларның грамоталы бәяләве спорт бәйрәме атмосферасын тудырды. Пенсионерларның күбесе берберсе белән озак вакыт күрешмәгән, шуңа күрә спорт фестивале аларга аралашу өчен дә сәбәп булды. Мәсәлән, Никольскидан Людмила Зарипова һәм Кутлинкадан Валентина Шумихинаның сөйләшер сүзләре күп. Алар икесе дә пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгән. Людмила - бухгалтер, ә Валентина ферма мөдире булган. Икесе дә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, икесе дә шашка уйный. Былтыргы спорт фестивалендә Валентина әлеге спорт төрендә икенче урын алган. Ә Людмила Зарипова күптән түгел, район конкурсында мари телендә шигырь укып, беренче урынга лаек булган. Алга китеп шуны әйтәсем килә, ул спорт фестивалендә шашка буенча өченче урында булды. Беренче һәм икенче урыннарны Куян авылыннан Галия Гәрәева һәм Николо-Березовкадан Әлфия Салихова алдылар.
Галия Гәрәева кәрзингә туп ыргытуда да беренче урынга лаек булды. Шушнур авыл биләмәсеннән Римма Шуматбаева һәм Курый авыл биләмәсеннән Рәзилә Сафинага икенче һәм өченче урыннар бирелде. Рәзилә Сафина шулай ук иң яхшы шахматчы булды. Саузбаш авыл биләмәсеннән Фәндәлия Ганиева – икенче, район үзәгеннән Елена Носкова өченче урыннарны алдылар. Дартс буенча Яңа Кабаннан Зөлфидә Якупова, Яңа Янъегеттән Рәйсә Якупова һәм Никольскидан Людмила Зарипова иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярышларда Яңа Каенлыктан Фәния Динисламова һәм Яңа Янъегеттән Рәйсә Якупова аерылып торды. Дартста иң югары күрсәткечләргә район үзәгеннән Зәлифә Вәлиева, Курыйдан Лариса Мәрданова һәм Арлан авыл биләмәсеннән Галина Степанова иреште.