Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2019, 23:10

Шигырь җанлы апалар

Иске Мошты китапханәсендә Шигърият көненә багышланган «Илһам» чарасы үтте.

Иске Мошты китапханәсендә Шигърият көненә багышланган «Илһам» чарасы үтте.
Бу көнне олы тормыш юлы үткән һәм һәрберсе шигърият, сәнгать дөньясына гашыйк булган хатын-кызлар җыелды.
Чара барышында Рәфинә Баянова, Тәнзилә Зәкиева, Динифә Сәлимова, Фисә Салихҗанова, Глүзә Салихҗанова һәм Рәмилә Шәгадаянова үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде. Укылган шигырьләрдә Ватан, ана, гаилә, хис-тойгылар, шатлык, кайгы – барысы да чагыла. Гади генә кебек тоелса да, аларда тирән мәгънә ята. Аларны тыңлаганда, ирексездән яшәү мәгънәсе, вакыт үтү белән үзгәрә барган хисләр турында уйлана башлыйсың.
Еш кына хис-тойгыларың, кичерешләрең белән уртаклашырга телисең, ә гади сүзләр белән аңлатып булмый. Шул чакта шигырьләр ярдәмгә килә дә инде. Шигырь язу – Алла биргән сәләт ул! Һәм үзеңнең иҗатыңнан оялырга, кыенсынырга ярамый.
Һәркем дә үз фикерләрен шигырь юллары аша белдерә алмый. Фисә Салихҗанова, Глүсә Салихҗанова һәм Рәмилә Шәгадаянованың шигырь язулары минем өчен чын ачыш булды. Ачыклануынча, алар күп еллар үз кичерешләрен шигырь юлларына салып килгән.
Әлеге чарада катнашучыларның барысы да авыл китапханәсе каршында «Илһам» шигърият клубы оештырырга һәм шунда берләшергә карар итте.
Читайте нас: