Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2019, 23:04

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр

Куян авылы мәктәбендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге сыйныфы ачылды.

«Игътибар - балалар!» профилактика операциясе кысаларында Куян авылы мәктәбендә дәреслекләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалаучы стендлар белән җиһазландырылган юл хәрәкәте хәвефсезлеге сыйныфы ачылды. 20 кешегә исәпләнгән әлеге сыйныфны ачуда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
Узган елның августында, мәктәпләрне яңа уку елына кабул иткән вакытта, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Азат Алымбәков Куян мәктәбе директоры Илфрида Хәйдәровага юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау һәм балигъ булмаганнар катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан юл хәрәкәте хәвефсезлеге сыйныфын оештырырга тәкъдим иткән иде.
Мәктәп директоры аның белән килеште һәм бу мәсьәләгә бик җитди карады: кабинет булдырыр өчен махсус бүлмә бирде, кабинет өчен җаваплы итеп физика укытучысы Алексей Попковны билгеләде. Ә ул үз чиратында ЮХХДИ хезмәткәрләре белән бергә сыйныфка стендлар
эшләп куйды. Әлеге сыйныфны ачуга район мәгариф бүлеге һәм районның Дәүләт автоинспекциясе дә булышлык итте.
- Сыйныфтагы стендлар төрле яшьтәге балаларга, аларның фикерләү үзенчәлекләренә һәм психологиясенә исәпләнгән. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча дәресләрне мәктәп укытучылары һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре үткәрәчәк. Шулай ук яңа сыйныфта яшь юл хәрәкәте инспекторларының да занятиеләре үтәчәк, - дип аңлатты Илфрида Наилевна.
Һәм менә юл хәрәкәте хәвефсезлеге сыйныфына беренче булып 2нче сыйныф укучылары килде. Пропаганда буенча инспектор Светлана Исакова «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге нигезләре» темасына дәрес үткәре. Дәрестән соң балалар полиция хезмәткәренә үзләренең рюкзакларында булган утны чагылдыра торган элементларны һәм наклейкаларны күрсәтте. Укучыларның барысына да «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау турында белешмә»ләр тапшырылды.
Читайте нас: