Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2019, 15:50

Яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Николо-Березовка авылы мәчетендә күптән көтелгән вакыйга булды: мәчетебезгә яңа имам сайлап куелды.

8 март көнне җомга намазыннан соң Нефтекамадан ахун хәзрәт Сабирҗан һәм районыбыз мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт катнашлыгында мәхәллә советы утырышы үтте. Моңа кадәр имам-мөхтәсибе вазифасын башкарган Рафаэль хәзрәт үзенең вәкаләтләреннән бушатылып, имам вазифасы үзебезнең мәчет әгъзасы Зифил хәзрәт Нурисламовка йөкләтелде. Мәчетебездә бик зур гына төзекләндерү эшләре алып барырга тиешлеген аңлап (тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру, җылылык системасын яңадан төзү), ул бу җаваплы эшкә бик теләп алынды.
Аңа авыр эшендә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сәламәтлек, уңышлар теләп, җыелышның икенче көн тәртибенә күчтеләр. Икенче көн тәртибендә мәчетебездә бухгалтерия, ревизия, касса эшләрен алып бару өчен яңа состав сайланды. Ун елдан артык мәчетебезгә бернинди дә авырлыклар китермичә, утка, газга һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында башкарып, үз эшләренең җаваплылыгын тоеп, намус белән, район күләмендә югалтулар, тәртипсезлекләр булдырмыйча моңа кадәр эшләгән абыстайларыбызга рәхмәт белдерелде.
Читайте нас: