Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2019, 14:47

Яңа Янъегеттә яңа авыл «мэриясе» ачылды

Яңа Янъегет авыл хакимияте бинасы ниһаять җирле власть вәкилләренә үз ишекләрен ачты.

Яңа Янъегет авыл биләмәсе хакимияте өчен бина 2015 елның көзендә төзелә башлаган. Аның ачылуы халык өчен дә олы куаныч. Авыл хакимиятенә гозере төшмәгән кешеләр юк диярлек, мондый матур, якты, җылы, уңайлы бинага барып керүе үзе бер куаныч. Ә инде аның эчендә шундый ук көләч чиновниклар каршыласа, гозереңне каршылыксыз тиз генә үтәп җибәрсә, бигрәк тә мәртәбә.
Бина Яңа Янъегет авылын тагын да ямьләп җибәрде. Клуб та "өйдәшләрдән" котылды, үз мәйданыннан үзе рәхәтләнеп файдаланачак. Биләмә башлыгы Ирина Нигъмәтова бу биналарга алдагы киләчәктә газ кертү артыннан йөриячәген белдерде. Казанлык авыл мәдәният йорты бинасында булачак.
Читайте нас: