Бачкыйтау авылында 23 нче март көнне икеләтә бәйрәм билгеләнеп үтте. Беренчесе Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилей көне булса, икенчесе – «Нәүрүз» бәйрәме.
Бәйрәм Кышны озатып, Язны каршылау тамашасыннан башланып китте. «Нәүрүз» боткасы әзерләнде. Һәрбер килгән кеше тәмле боткадан – «карга боткасыннан» авыз итте. Яз кызы Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай көч сынаштылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше өлкәннәр һәм балалар катнашлыгында күңелле спорт уеннары белән дәвам итте. Күңелле тамашадан соң авыл халкы, килгән кунаклар һәм балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.