Хезмәт министры авыл җирендә хатын-кызлар өчен эш атнасының озынлыгын арттырырга тәкъдим итте. «Бердәм Русия» партиясе андый үзгәрешләргә каршы чыкты.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы да үзгәрешләргә каршы. Анда авыл хатын-кызларына йорт мәшәкатьләре өчен өстәмә вакыт кирәк дип исәплиләр.
Әлеге вакытта авыл җирендә хатын-кызларның эш атнасы 36 сәгать тәшкил итә. Министрлык бу күрсәткечне атнасына 40 сәгатькә озайтырга тәкъдим итте.