Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2019, 16:55

Йөз сорауга җавап бирделәр

Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча республика олимпиадасы үтте.

Уфада Башкортстан Республикасы төзелүенең 100 еллыгына багышланган Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча республика олимпиадасы үтте.
Юбилей олимпиадасына читтән торып үткәрелгән этапта – «Башкортстанның тарихы 100 сорауда» дистанцион викторинада иң күп баллар җыйган гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары чакырылды.
Безнең район буенча Николо-Березовка, Яңа Кабан, Саузбаш авыллары мәктәпләреннән биш укучы Башкортстанны иң күп белүчеләр арасында булды.
Олимпиада барышында укучылар республиканың әйдәүче югары уку йортлары галимнәре алдында үзләренең проект-тикшеренү эшләрен яклады, һәм нәтиҗәдә Саузбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Рәзил Хәйдәров һәм Радмир Яһүдин республика олимпиадасының «Башкортстан Республикасы» номинациясендә призер булдылар һәм БР Мәгариф министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: