Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2019, 13:04

Самавырны куйдым дуслар килер

Никольск мәдәният йорты каршындагы «Алтын яшь» клубы әгъзалары самавыр янына җыелдылар.

Элек-электән самавырлы йорт – ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөҗләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.
Самавыр – ул безнең балачак хатирәсе. Элек-электән авылларда гаиләләр, туганнар самавыр янына җыелган, хәл белергә килгән кешегә беренче эш итеп самавыр куйганнар.
Без дә самавырдан чәй эчеп төрле темаларга сөйләштек, чәйнең файдасын турында әңгәмә кордык. Самавыр белән бәйле хатирәләрне яңарттык. Шул ук вакытта көндәлек сораулар турында да онытмадык. Мәсәлән, бу атнада өмәләр башланып китә, һәм безнең зирәк акыллы, сабыр, олы тәҗрибәле абый-апаларыбыз аларда бик теләп катнашырга ризалык белдерделәр.
Читайте нас: