Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2019, 14:47

Без – тату, бердәм гаилә

Районда республиканың 100 еллыгын билгеләделәр.

Узган җомгада үзәк район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.


Мәдәният йорты фойесында район тарихы һәм бүгенгесе турында бай һәм бик эчтәлекле күргәзмә оешырылган. Бәйрәм кунакларын гармунчылар триосы каршы алды. Алар янында «Камский бекон» ит комбинаты, Иске Янъегеттән Дмитрий Полубояринов җитәкчелегендәге фермер хуҗалыгы, Мүзәктән Алесия һәм Олег Буймурзиннар үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алена Полубояринова бал тәкъдим итсә, Буймурзиннар үзләре үстергән гөмбә алып килгән.


Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов сәламләде. Олег Дәбирович сүзләре буенча, бу безнең илебезнең мөһим вакыйгасы һәм Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин да үзенең «Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы» Указында аның тарихи әһәмиятлелеген билгеләде.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 15нче санында укыгыз.
Читайте нас: