Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
10 апрель 2019, 10:15

Чистарта башладык

Шимбә көнне бар халык өмәгә чыкты.

Шимбә көнне барлык авыл биләмәләрендә дә оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре һәм гади халык урамнарны, ихаталарны, үз оешмалары янындагы территорияләрне тәртипкә китерер өчен өмәләргә чыкты.
Район үзәгендә сәгать 9дан ук музыка яңгырады. Ял иткән арада өмәдә катнашучылар пирожкилар белән чәй эчте. Бар җирдә дә бәйрәм атмосферасы хакимлек итте! Һава торышы да бүген әлеге мөһим чарага булышлык итте.
Район хакимияте хезмәткәрләре дә өмәдән читтә калмады. Алар эрергә өлгермәгән карны таратты, көздән калган агач яфракларын җыйды, мәйдан территориясен себерде.
Авыл территорияләрен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәләр 11майга кадәр дәвам итәчәк.Әмма тирә-ягыбызда һәрвакыт чиста булсын өчен, шул чисталыкны даими сакларга кирәк. Җыештырган түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста була!
Теглар:өмәләр
Читайте нас