Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2019, 16:05

Авыл хуҗалыгын "бишле"гә беләләр

Район укучылары республика олимпиадасында катнаштылар.

Язгы каникуллар вакытында Яңа Кабан һәм Яңа Актанышбаш авыллары мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары укучыларның аграр өлкәдә белемнәрен арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәтенең абруйлылыгын арттыру максатыннан уздырылган авыл хуҗалыгы буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасында катнашты.
Олимпиада буенча эш «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» юнәлешләре буенча төзелде. Биремнәр басучылык, яшелчәчелек, бакчачылык, терлекчелек продукциясен алу, малларны тышкы билгеләре һәм конституциясе буенча бәяләү, мал азыгының сыйфатын бәяләү, тракторлар, автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары буенча теория һәм гамәли өлешләрне үз эченә алды.
Безнең район укучылары барлык сынауларны да лаеклы үтте. Олимпиада йомгаклары буенча Данир Морзахмәтов 8-9нчы сыйныф укучылары арасында «Үсемлекчелек» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Лилия Галиева 10-11нче сыйныф укучылары арасында «Үсемлекчелек» номинациясендә өченче урын алды. Ә Регина Хәйдәрова «Терлекчелек» номинациясендә өченче урында булды. Алар барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Җитәкчеләр Галия Әхмәрова һәм Фәнзилә Фатихова Рәхмәт хатлары алды.
Читайте нас: