Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
11 апрель 2019, 08:19

Биш килодан артмасын

2020 елда балык тоту турындагы закон көченә керәчәк.

«Һәвәскәр балык тоту турындагы һәм РФ аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» яңа Федераль закон узган елның декабрендә кабул ителде, әмма үз көченә 2020 ел башында гына керәчәк. Яңалыкларны балыкчылар тулысынча 2020 елның 1нче гыйнварыннан, законның барлык пунктлары да эшли башлагач, татый ала. Балык тотуның яңа кагыйдәләре яхшымы, әллә яманмы икән? Бу хакта без «Башкиррыбхоз» акционерлар җәмгыятенең ревизия комиссиясе рәисе Салават Миңнемөхәммәтовтан сөйләвен үтендек.


- Салават Тәвисович, балык тотуның яңа кагыйдәләреннән кем отышта кала?

- Тәү чиратта табигать. Балык тотуга акыллы караш балыкларга популяциясен тергезергә, үсәргә һәм үрчергә мөмкинлек бирәчәк. Яхшымы бу яманмы дип тикшергәнче кагыйдәләрнең юктан гына чыкмавын, аларның сәбәбе һәм анык максатка юнәлгән булуын әйтеп узарга кирәк. Бу очрак та искәрмә түгел. Безнең заманнарда балыкның чуты юк иде, дип сөйли ата-бабаларыбыз да, элеккеге балыкчылар да, аннары тотылган балык күләме дә килограммнарда түгел, ә чиләкләп үлчәнде. Хәзер балык сизелеп кимеде. Минемчә, теләсә кайсы балыкчы шулай диячәк. Моның сәбәпләре күп, тик шулай да иң мөһимнәре - чиксез ятьмәләр, балыкчыларның артык күплеге һәм экология. Сулыкларда калган балыкларны саклар өчен кертелә дә инде чикләүләр.


Тулырак «Кама таңнары” гәзитенең 15нче санында укыгыз.


Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас