Яшь спортчының һәм аның тренерының бурычы бу юлы йөгерү программасы буенча үзен тикшерү булды. Тренерның сүзләре буенча, Рузана үзенең икенче олылар разрядын яклап, бурычын үтәгән. «Тагын да тизрәк йөгергән булыр иде, - ди Дилара Шәйдуллина, - әмма билгеле авырлыклар нәтиҗәгә барыбер бераз йогынты ясады. Ләкин без бирешмибез дә, кайгырмыйбыз да, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешер, кече туган илебезне данлар һәм аның горурлыгы булыр өчен үз өстебездә эшләячәкбез!»