«Раздолье» хуҗалыгы базасында үткән агроконференциянең төп темасы алдагы чәчү эшләренә әзерлек, орлыкларны чәчүгә әзерләү булды.
Конференциядә катнашучыларны машина-трактор паркында сәламләп, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Рәдиф Әксәнов әлеге хуҗалыкның язгы басу эшләренә әзерләнү буенча үрнәкле хуҗалыкларның берсе булуын билгеләде – биредә техника ремонтлау көздән алып график буенча барган һәм бүгенгә аны язгы басу эшләренә әзерләү тәмамланган.
- Район хуҗалыкларында язгы басу эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлау тәмамланып килә, орлыкларны чәчүгә әзерләү бара, аларны тазарта һәм сортларга аера башладылар. Запас частьлар, орлыклар, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алу дәвам итә. Әлегә 98 тонна минераль ашлама сатып алынган, хуҗалыклар чәчү эшләре өчен кредитлар ала, - диде район хуҗалыкларындагы эшләр турында Рәдиф Ришатович.
Аннары авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хаҗетдинов тәкъдим ителгән техника үрнәгендә җир эшкәртү һәм чәчү агрегатларын комплектлау, машиналарны көйләү турында сөйләде. Ул шулай ук җирне традицион технология буенча да, минималь технология буенча да эшкәртергә мөмкин булуын билгеләде. Моны мисалда күрсәтер өчен техника ике рәткә тезеп куелган.
Техниканы чәчү эшләренә әзерләү темасын Гостехнадзор инспекторы Рәзиф Ханов та дәвам итте.
Тулырак “Кама таңнары” гәзитенең 16нчы санында укыгыз.