Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2019, 13:39

Китапханәгә бик шәп бүләк

Иске Мошты авыл китапханәсе китапларга баеды.

Иске Мошты авылында «Китапханәгә китап бүләк ит» акциясе кысаларында Тәнзилә һәм Әхнәф Зәкиевлар авыл китапханәсенә рус, татар һәм башкорт телләрендә, шулай ук чит ил әдәбиятын да – барлыгы 36 китап бүләк итте.
Болар М.Горький, М.Шевердин, Н.Оганесов, А.Югов, Ф.Әмирхан, И.Гыйззәтуллин, Ф.Аксаков, Ш.Дрейк, А. Һәм С.Голон, Б.Смолл һәм башкаларның әсәрләре. Әхнәф абый һәр китапның эчтәлеген кыскача сөйләде.
Мин аны 27 ел беләм һәм хәзер аның әдәбиятны һәм тарихны кайдан яхшы белүен аңладым, өстәвенә, ул бик яхшы оратор да. Һәм болар барысы да аның китаплар укуы нәтиҗәсендә! Әхнәф Зәкиев мәктәп һәм авыл китапханәсендәге бөтен китапларны да укып чыккан. Һәм һәр хезмәт хакыннан китап сатып алырга тырышкан. Алар аны гомере буе озатып килә.
Нинди генә тарихи вакыйганы алма, ул аның кайсы авторның нинди әсәрендә язылганлыгы турында сөйләп бирә. Ә экранлаштырылган әдәби әсәрләргә ул ышанып бетми, кайда - дөрес, кайда ялган күрсәтүләре турында ышаныч белән әйтә ала! Китап – беренче чыганак, бар кешелекнең буыннар тәҗрибәсе чыганагы бит ул. Алар безне геройлар үрнәгендә изге һәм яхшы гамәлләр кылырга, фикер йөртергә, зирәклеккә, тормыш тәҗрибәсе тупларга өйрәтә.
Китап бүләк итү – димәк, аңа икенче тормыш бирү ул. Аның өчен яңа укучылар табу. Бу көнне китапханәгә беренче булып Рената Салихҗанова килде. Күзләрендә ялкын чагылуыннан чыгып, китапханәгә бүләк ителгән китапларның аңа ошавын аңларга була иде.
Бу көн Ренатаның хәтерендә бик озак сакланыр дип уйлыйм. Әхнәф абый китапларының берсендә аңа болай дип язган: «Бу китап синең белән тормыш буйлап атласын, гомерлеккә синең укытучың һәм дустың булсын!».
Читайте нас: