Саклау авыл клубында пенсионерлар белән фольклор кичәсе узды. Ул Театр елына багышланды.
Саклау әбекәйләренең “Илһам” ансамбле кич утыру күренешен күрсәтте, анда такмак әйтештеләр, сценкалар куйдылар. Клуб мөдире Рита Бәхтиева концерт номерларын тамашачылар арасында викторина белән аралаштырды. Нина Быкова, Миләүшә Исламова актив катнаштылар.
Ә катнашучылар арасында Татьяна Косолапова, Гөлфая Гайнетдинова, Наталья Бәхтиева, Роза Плясунова, Мөгалим Вәлиуллин иң активлары булдылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.